Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипованың чыгышы

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

2015 елның 9 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2014 елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2015 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады.

Узган елда Яр Чаллы шәһәрендә 8553 бала туган. Алдагы 2013 ел белән чагыштырганда 209 сабыйга кимрәк туды. Шуларның 4346се- малай, 4207се-кыз бала. Иң өлкән бала табучы әнигә 52 яшь.  Яңа туган сабыйларның 46% - беренче балалар. Гаиләдә икенче, өченче балаларның тууы да арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International