9 февраль көне Югары Ослан муниципаль районы Олы Мəми авыл җирлегендә Сучковлар гаиләсе Николай улы Александр һәм Сергей кызы Клавдия 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Алар икеседə бер авылда туып-үсеп, бергə уйнап ,бер үк мəктəпне тәмалыйлар. Кичләрен клубка бергə йөреп,бер-берсен ошатып, бер-берсенә гашыйк булып 1965 елныӊ 6 февралендә язылышып, туйларын үткəрəлəр.
Александр белән Клавдия үзләренеӊ туган авыллары Олы Мәми авылында 40 елдан артык хезмәт итәләр һәм үзләренеӊ күпеллык хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты һәм Мактау кәгазләре белән бүләкләнәләр.Авылдашлары арасында зур ихтирам казаналар.
Сучкувлар гаиләсе бик бәхетле, аларныӊ ике балалары бар,балалар алар өчен шатлык,ышаныч һәм терәк. Алар әти-әниләренеӊ яратуын тоеп үсәләр,белем алып тормышта үз юлларын табалар, әти –әниләре балалар өчен һәрвакыт үрнәк булып торалар.
50 ел бергә гомер иткән Сучковлар гаиләсен ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Олы Мәми авыл җирлеге башлыгы Николай Скарлухин үзенең җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.