2015 нче елның 6 нчы февраленда Түбән Кама районы Сосновка авыл җирлеге Благодатное авылының Мәдәният йортында “Җирдәге тормыш хакына” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә авыл мәктәбенең барлык укучылары да бик теләп катнашты. Балаларның әзерлекләре дә югары булу сәбәпле мәртәбәле жюрига җиңүчеләрне билгеләү дә җиңелләрдән булмады. Шулай да иң кечкенәләр арасында беренче урынны Анастасия Тимофеева яуласа, яшүсмерләр арасында беренче урынга Роман Сорокин лаек дип табылды. 10-11 сыйныф укучылары арасында беренчелек Валентина Виноградовада. Шигырь укыган балаларның әти-әниләре исә, Бөек Ватан сугышы турындагы викторина сорауларына җавап биреп, тематик күргәзмәләр белән хозурландылар. Бәйгедә катнашкан бер генә бала да диплом, сертификат һәм истәлекле бүләксез калмады.