Мамадыш районы Урта Кирмән авылында гомер итүче Әхмәтҗановлар гаиләсендә зур бәйрәм. Аларның пар канат булып бергә гомер итүләренә 2 нче февральдә 65 ел тулды. Бәхетле гаиләне тимер туйлары белән район җитәкчелеге дә, авыл Советы да тәбрикләде.
Түбән Кама районы Кама Аланы ГХАТ бүлегенең Йолалар залы яңача җиһазландырылды. Парча белән тышланган өр-яңа урындык, ата-аналар өчен култыксалы урындыклар, язылышу өчен җайландырылган махсус стойкалар – болар барысына да аерым бер серлелек биреп, тантаналылыкны тагын да арттыра төшә.
Чарада бриллиант һәм алтын туй юбилеен билгеләп үтүче парларны котлау һәм ана капиталына сертификат тапшыру тантанасы күрсәтелде. Юбилярларга Казан шәһәре Мэры И.Р.Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды. Без аларга ныклы сәламәтлек, тигез тормыш, җан тынычлыгы теләп калабыз!
Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы Г.Е.Емельянов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Т.Ларионова килделәр. Алар Анна Федоровнаны РФ Президенты В.В.Путин исеменнән дә котладылар.
Сарман авылында яшәүче Әзһәм һәм Әзһәрия Исламовлар үзләренең "Зөбәрҗәт туйларын” – 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Юбилярларны котлауда Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Ф.Гатиятуллина, Янгул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гарипов, Яңгул мәктәп директоры Наил Сафиуллин һәм районның массакүләм мәгълүмәт учреждения вәкилләре катнашты.Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның махсус котлауы һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин исеменнән бүләкләр тапшырылды.
2015 елның 2 февралендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов район оешмаларының төрле вәкилләре катнашында шәһәр утырышын үткәрде. Чираттагы утырышта 2014 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсенең эшчәнлегенә йомгак ясалды. Мәҗит Салихов ГХАТ идарәсенең эшенә уңай бәя бирде, 2015 елда да шулай ук дәвам итәргә дигән теләктә калды.
2015 нче елның 2 нче февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2015 нче елда ана капиталының беренче сертификатлары тапшырылды. Гаилә бюджетын барлыгы 9 гаилә тулыландырды.