2015 нче елның 2 нче февралендә район Башлыгы катнашында предприятия һәм оешма җитәкчеләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча атналык киңәшмә узды. Киңәшмәдә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Ә.Вәлишина чыгыш ясады. Ул 2014 нче елның район гражданлык хәлләре актларын теркәү эшчәнлеген анализлады һәм 2015 нче елга булган бурычларны билгеләде.
Анда район башлыгы Равил Кузюров, район һәм шәһәрнең барлык оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
1 февраль көнне ГХАТ бүлеге эшчеләре Урыссу бистәсендә 55 ел бергә яшәүче Зәния Әхәт кызы һәм Миргасим Хәбир улы Насыровлар гаиләсен матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Бу яшь йөрәкле һәм картаймас энергияле парга истәлекле бүләк тапшырылды.
Бәйрәмдә юбилярларның балалары,оныклары һәм дуслары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә аларга киләчәктә яшь буынга үрнәк булып,иминлектә,тынычлыкта иңне-иңгә куеп мул тормышта яшәүләрен телибез.
Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә 2015 елның 30 январендә 14 яшьлеген тутырган яшьләргә паспорт тапшыру буенча тантана булып узды. Яшьләргә паспорт тапшыру тантанасын ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ТР Идел буе районы буенча Федераль миграция бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Бу тантанада яшьләрнең ата-аналары, туганнары да катнаштылар. Аларны тормышларында олы выкыйга – гражданлык паспорты алулары белән котладылар.