2015 нче елның 31 гыйнварында Түбән Кама шәһәренең Бала тудыру йортында Нуреевлар гаиләсендә туган кечкенә Айлинәгә тантаналы исем кушу чарасы булып узды. ГХАТ идарәсе белгече Гөлназ Андрианова бәхетле әти-әнигә сабыйларының туу турындагы таныклыгын тапшырганда, кечкенә Айлинәнең елның 300 нче сабые булуын ассызыклады. Булат белән Лия Нуреевлар гаиләсендә Айлинә - икенче бала. Аларның өлкән уллары Камил сеңлесенең тууына бик тә шатланганлыгын белдерде.
Узган 2014 нче елның гыйнвар аенда да 300 нче сабыйның тууы тантаналы рәвештә теркәлгән иде. Быел да туучылар саны узган елныкы белән чагыштырганда бер дә ким булмас дип ышанасы килә.