Сугыш ветераны Мария Гвоздкова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Мария Алексей кызы Гвоздкова – сугыш ветераны, күпне күргән, җиңүне Белоруссиядә каршы алган кеше. Бу көннәрдә Мария Алексей кызына 95 яшь тулды. Буадан Яшел Үзәнгә 1940 елда күчеп килгән ханымны беренче көннән үк сугышка медицына сестрасы итеп алалар. Госпиталь Борисоглебск шәһәрендә урнашкан. Солдатларны үлемнән коткарган, үз җилкәсендә сугышның котычкыч якларын кичергән көчле рухлы ханым сугыш азагында кияүгә чыгып, Яшел Үзәндә тормыш итә башлый. Медицына сестрасы булып 38 ел стажы бар. Ветеранны ЦРБ, социаль яклау, ГХТА булеге хезмәткәрләре котлады. Ире белән 5 кыз бала табып устергән ханым хәзерге вакытта тол. Ел саен Җиңү көнендә җыелып, хәтирәләр искә төшә. Тормышка мәхәббәте - яшәргә көч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International