Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы турында мәгълүмат

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә 2015 елның 30 январендә 14 яшьлеген тутырган яшьләргә паспорт тапшыру буенча тантана  булып узды. Яшьләргә паспорт тапшыру тантанасын ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ТР Идел буе районы буенча Федераль миграция бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Бу тантанада яшьләрнең ата-аналары, туганнары да катнаштылар. Аларны тормышларында олы выкыйга – гражданлык паспорты алулары белән котладылар.

ГХАТ хезмәткәрләре яшьләр белән танышып, алар турында кызыклы мәгълүматлар да белделәр. Мәсәлән, Николаева Яна – уку отличнигы, профессиональ рәвештә бию белән шөгельләнә, шул ук вакытта әнисенә кечкенә сеңлесен дә тәрбияләргә булышырга өлгерә. Балашов Илья – йөзү һэм бильярд уены белән мавыга. Хамидуллиннар гайләсендә хоккей уйнаучылар династиясе үсеп килә – Рәмис үзенен олы абыйсы белән Казан шәһәре өчен хоккей уйный.

Яшьүсмерләргә ГХАТ бүлеге тантаналар залында паспорт тапшыру  инде традициягә әйләнеп бара. Яшьләр ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге белән танышалар, үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алалар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International