2015 елның 30 гыйнвар көнендә ундүрт яшькә җиткән, ун райондашыбыз Россия паспорты иясе булды

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Шәхеснең төп документын егетләргә-кызларга Балтач ЗАГС бүлегендә тантаналы итеп тапшырдылар. Паспорт – шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта.  Үсмерләргә Россия Федерациясе граҗданының иң төп документын тантаналы рәвештә миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчә хезмәткәре Минһажева Ф.Ф. матур теләкләрен юллап тапшырды. Әлеге документ кешегә бик күп мөмкинлекләр ачу белән бергә, зур җаваплылык та өсти. Шушындый ямьле көнне матур залда паспорт алган яшь балтачлылар  Россия Федерациясе гражданы исеменә һичкайчан тап төшермичә, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International