Түбән Кама районы Кама Аланы ГХАТ бүлегенең Йолалар залы яңача җиһазландырылды. Парча белән тышланган өр-яңа урындык, ата-аналар өчен култыксалы урындыклар, язылышу өчен җайландырылган махсус стойкалар – болар барысына да аерым бер серлелек биреп, тантаналылыкны тагын да арттыра төшә.
Өйләнешүчеләр һәм яңа туган балаларга исем кушу, юбилейлар үткәрү өчен булган бу Йола залы Кама Аланында 2006 елның апрелендә ачылды. ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфия Хаппанованың гаризалар кабул итә, рәсми кәгазьләр белән эшли торган кечерәк кенә бүлмәсе дә шунда урнашкан иде.
Күпфункцияле үзәктә, 2009 елның ноябрендә ЗАГСның, халыкны кабул итү өчен, кирәкле оргтехника һәм иминлек системасы белән тәэмин ителгән аерым офис бүлмәсе булдырылды. 2014 нче елда, Кама Аланы ГХАТ бүлеге тарафыннан, барлыгы 1947 хезмәт күрсәтелгән, шуларның 444е – гражданлык хәле актларын теркәү.
Агымдагы елда Кама Аланында инде җиде пар өйләнеште, поселокның дөньяга яңа килгән биш сабыена туу турындагы таныклык тапшырылды. Кем белә, бәлки үзендә уза торган тантаналарга аерым бер ямь биреп торучы шушы зәвыклы Йола залы поселокның демографик хәле уңай якка үзгәрүгә дә йогынты ясар...