Әзһәм һәм Әзһәрия Исламовларның “Зөбәрҗәт туйлары”

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Сарман авылында яшәүче Әзһәм һәм Әзһәрия Исламовлар үзләренең  "Зөбәрҗәт туйларын” – 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Әзһәм абый районның танылган төзүчесе, Әзһәрия апа үзенең гомерен балаларга биология фәнен танытуга багышлаган. Алар тату гаиләдә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бугенге көндә 10 онык, 7 оныкчык куанычлары белән яшиләр.

Әзһәм абый белән Әзһәрия апа бугенге көндә дә район тормышында актив катнашалар. Әзһәрия апа шулай ук һәвәскәр бакчачы да, аның киңәшләре район газетасында басыла һәм җирле радио тапшырулар бүлегендә ул еш кунак.

Аларга алдагы тормышларында пар канатлы булып, сәламәтлектә, муллыкта, якыннарының игътибарын тоеп озын гомер итүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International