Түбән Кама муниципаль районы Афанас авыл җирлегендә агымдагы елның 3 нче февраленда Тугушев һәм Щетнев гаиләләрен фарфор, ә Загруллиннар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары белән котлау тантанасы булып узды. Юбилярларны Афанас авыл җирлегенең Башкарма комитеты исеменнән котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле куйган татар һәм рус халык биюләре, Мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарган вокаль номерлар барлык кунакларның да күңеленә хуш килде. Тантана барышында юбилярлар Афанас авыл җирлегенең махсус Мактау китабына кулларын куйдылар.