Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы Г.Е.Емельянов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Т.Ларионова килделәр. Алар Анна Федоровнаны РФ Президенты В.В.Путин исеменнән дә котладылар.
Анна Федоровна катлаулы тормыш юлын узган. Күп балалы гаиләдә үскән. Сугыш елларында аңа ашлык ташырга да, урман кисәргә дә туры килгән. Тормыш иптәше бик иртә үлү сәбәпле, ике баланы аякка бастыру да аның җилкәсенә төшә. Тормыш авырлыкларына карамастан, ул узен бәхетле дип саный. Балалары, оныклары белән гөрләшеп яши.