6 февраль көнне “Казан” Гаилә үзәгендә Каримов Ринат Федор улы һәм Мария Иван кызының алтын туй тантанасы узды

2015 елның 6 феврале, җомга

    Ринат һәм Мария 1961 елда Казан шәһәренең яңа интернат-мәктәбендә 9 сыйныфта танышалар. Мария  Ринатка  беренче күрү дә үк гашыйк була. Алар арасындагы дустанә мөнәсәбәт, мәктәпне тәмамлаганда олы мәхәббәткә әверелә. Һәм 1965 елның 6 февралендә алар үзләренең язмышларын мәңгегә  бергә  бәйлиләр.

    Кәримовлар гаиләсенең хезмәт юлы Казан шәһәренең ЭВМ заводында башланып китә. Эшләү дәверендә алар мактау грамоталары,рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр. Ләкин аларның иң зур байлыклары –  уллары Вячеслав һәм кызлары Илона. Кәримовлар үзләренең алтын туйларын бәхетле дәү әти һәм дәү әни буларак  каршылыйлар. Әлеге дус гаиләдә җиде онык.

   Бәйрәмдә юбилярларның балалары,оныклары һәм дуслары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә аларга киләчәктә яшь буынга үрнәк булып,иминлектә,тынычлыкта иңне-иңгә куеп мул тормышта яшәүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International