2015 елның 6 февраль көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 11 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте белгечләре тарафыннан уздырылды. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр. Яшь гражданнарны Зәй муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Клара Габидуллина, федераль миграция идарәсе башлыгы Галина Усманова котладылар. Яшьүсмерләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый темага үткәрелгән чаралар балаларда патриотик хисләр тәрбияләп, шәхесне билгеләүче документның әһәмиятен арттыралар.