Түбән Кама ГХАТ идарәсендә юбилейлы 13-меңенче Ана (гаилә) капиталына Дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы булып узды

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

2015 нче елның 4 февраль көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә юбилейлы 13 – меңенче Ана (гаилә) капиталына Дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы булып узды. Юбилейлы номерлы сертификат Логиновлар гаиләсенә тапшырылды. Элеонора белән Дмитрий  гаиләсендә сабый туу шатлыгын узган елның ноябрь аенда кичергәннәр. Кечкенә Аннаның дөньга килүенә әти-әнисе, әби-бабасы белән бергә Логиновларның өлкән уллары җиде яшьлек  Арсений да  бик шатланган. Ана (гаилә) капиталына Дәүләт сертификатын Логиновлар гаиләсенә Рәсәй Федерациясенең Түбән Кама районы буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Лариса Семенова тапшырды. Бәхетле әни-әнине котлаганда, ул  әлеге матди ярдәмнең бик мөһим һәм бик тә урынлы булуын ассызыклады. Логиновлар исә, әлеге сертификат акчасын нинди максатларга тотачакларын тәгаен генә белми әле, ләкин аның зур ярдәм булуына бер дә шикләнми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International