Баулы муниципаль районында тантаналы рәвештә 18 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Яшь гражданнарны Татарстанның Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанс буенча комитеты рәисе, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасе Якунин Леонид Александрович, Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Гәлимулла улы Хәсиятуллин котладылар.
Шушы ук чарада “Бердәм Россия” партиясенең яңа әгъзәләренә партия билетлары тапшырылды.