Биектау район үзәгендә яшәүче ветеран Мәхмүт Абдрахманов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2015 елның 6 феврале, җомга

Үзе сөйләвенчә, аңа фашист басып алучылары белән  сугышырга туры килмәгән, хәрби хезмәтне ул Япония чигендә узган һәм самурайларга каршы сугышта катнашкан. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышында катнашучы статусын хаклы  рәвештә йөртә.

 

Мәхмүт Абдрахман улына 90 яшь тулды. Юбилее белән аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм  Кәлимуллин котлады. Сугышта һәм хезмәттә ирешкән казанышлары өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек, яхшы  кәеф  теләде.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын фронтовик Мәхмүт Абдрахманов шатланып та,  сагышланып та каршылый. Үз халкы тормышындагы шушындый истәлекле вакыйгага кадәр яши алуына шатланса, дөньяда тотрыклылык булмауга, фашистлар яклы  затларның  баш калкытуына, аларның 1945 нче елның язында яуланган Бөек Җиңүне юкка  чыгарырга маташуларына бөтен күңеле белән борчыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International