Агымдагы елның 5 нче февраленда Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә “Чәйгә рәхим итегез” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм табыны тирәли, олы самовар янына авылда яшәүче барлык милләт вәкилләре дә җыелды. Кичәне бөтен дөньяга билгеле булган ике классик Александр Пушкин белән Габдулла Тукай ачып җибәрделәр. Аларның очрашуы, ике дәвер очрашкандай, бик дулкынландыргыч булды. Өстәл артында уйналган уеннар, искиткеч матур итеп сөйләнгән шигырьләр, җырланган җырлар барлык кунакларның да күңеленә хуш килде. Кичәгә мәртәбәле кунак булып чакырылган Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина исә, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты исеменнән Сухрау авыл җирлеге сәркатибе Татьяна Фроловага рәхмәт хаты тапшырды.