2015 елның 1 июнендә Халыкара балалар көнендә, Мамадыш районының балалар тудыру йортында яна туган балаларны каршы алу тантанасы узды. Яшь әти–әниләрне Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алёна Смирнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина һәм күпсанлы туганнары каршы алды. Гаиләләргә истәлекле бүләкләр, чәчәк букетлары һәм ГХАТ бүлегенең истәлекле открыткасы тапшырылды.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казан шәхәренең ГХАТ идарәсе катнашында Идел буе районы балалар йорты балалары өчен «Ура! Каникуллар» хәйрия акциясе булып узды.
Балаларны халыкара яклау көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь әниләргә тантаналы төстә ана капиталына сертификат тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны район пенсия фонды җитәкчесе Г.Х.Ахметова котлады. Бу көн әниләрнең күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, музыкаль котлаулар яңгырады.
Бәйрәмнең төп программасы булып ерак балачакка сәяхәт hәм асфальтта рәсем ясау конкурсы булды. Театральлаштырылган күргәзмәләрдә төп катнашучылар балалар үзләре, шулай ук әти-әниләр, туганнар hәм дусла-ры булдылар. Бу тамашага өлкән яшьтәге балалар да килде.Барлык тамаша-чылар да канәгать калдылар, ә җиңүчеләр бүләкләр hәм призлар алдылар.
2015 елның 1 июнендә Югары Ослан муниципаль районының мәдәният сарае мәйданында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булеге җитәкчесе катнашуы белән танатаналы чара - “Балаларны яклау көне” узды.
1 июнь - Балаларны яклау көнендә Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 16 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.