Аңа Тимур дип исем куштылар,гаиләдә дүртенче малай. Иң олы улларына Данилга 13 яшь, ә иң кечкенә Регинага апрельдә 1 яшь тулды. ГХАТ бүлеге эшчеләре яшь әти-әниләрне бала туу белән котладылар. Истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Әлмәт районында муниципаль хезмәткәрләр арасында III Спартакиада кысаларында чираттагы ярышлар узды. ГХАТ идарәсе белгечләре җиңел атлетикада актив катнашты. Хатын-кызлар арасында 100 метр йөгерүдә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы I урын алды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Бодрягиннар Михаил Петр улы һәм Елена Семен кызының алтын туйлары билгеләп үтелде.
1 июнь - Балаларны яклау көнендә Буа муниципаль районында шәһәрнең үзәк мәйданында кояшлы, төсле, күңелле балачак бәйрәме узды. Балаларны һәм әти-әниләрне Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Н.Садретдинова бәйрәмне ачты һәм җылы котлауларын җиткерде.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Литвиновлар Валерий Михаил улы һәм Светлана Михаил кызының көмеш туйлары билгеләп үтелде.
Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Идиятуллиннар 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Наил абый белән Хәмидә апа бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр тормыш юлыннан бергә атлыйлар. 4 кыларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстергәннәр.
1 июнь көнне Оренбургта "Идел буеның бәхетле гаиләсе -2015" Фестиваль-конкурсына нәтиҗә ясадылар.