ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

100 яшьлек, Зәй шәһәрендә яшәүче Антонина Михайловна Чижова юбилеен билгеләп үтте. Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, ул исән-сау, үзен яхшы хис итә. Юбилей уңаеннан ул туганнарыннан, якыннарыннан һәм кунаклардан котлаулар кабул итте.

Халык-ара балаларны яклау көнендә Баулы шәһәре үзәк мәйданында  4 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Балачак бәйрәменә Бадуртинова Ирина Алексевна, Устимова Татьяна Валерьевна, Гаврилова Гузель Ильгизовна, Александрова Эльмира Газинуровна  яңа туган сабыйлары белән килгән иделәр.
Бүген Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан  “Энергетик” мәдәният сарае каршысында тантаналы чара узды.

Бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, депутатлыкка кандидат Сәгъдиев Баязит Радикович Кәче авыл җирлегенә балалар мәйданчыгы бүләк итте.


31
май, 2015 ел
якшәмбе

Балалар шул кадәр тырышкан! Монда нинди генә кул эшләнмәсе юк: төрледән-төрле курчаклар һәм уенчыклар, чәч кыстыргычлар һәм җыйгычлар, агачтан, сәйләннән ясалган әйберләр... Балалар  йөрәк җылысын кушып ясаган эшләнмәләрне шәһәр халкы  рәхәтләнеп алды.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 нче елның 29 маедә көнне 20 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк УФМС бүлегенең белгеч-эксперты катнашты.

 2015 елның 30 нчы маенда июнь аенда гаилә корырга теләүче яшь парлар ГХАТ бүлегенә киллгәннәр. Биредә аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина каршы алдылар.

Агымдагы елның 30 маенда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева булып китте.

30
май, 2015 ел
шимбә
Агымдагы елның  28 маенда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә елның 500 нче парының  никахлары теркәлде. Әлеге символик сан астындагы актлар язуына Валентин белән Алсу үз имзаларын куйдылар.

Ике Казан гаиләсендә бишенче һәм җиденче бала дөньяга килгән.

Күптән инде безнең шәһәрдә андый хәл булганы юк иде. Сабыйларга Николай һәм Александр, Алимә һәм Сәлимә,  Степан һәм Полина исеме бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International