Түбән Кама ГХАТ идарәсендә елның 500 нче пары никахлашты

2015 елның 30 мае, шимбә
Агымдагы елның  28 маенда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә елның 500 нче парының  никахлары теркәлде. Әлеге символик сан астындагы актлар язуына Валентин белән Алсу үз имзаларын куйдылар. Әлеге яшь пар өйләнешү өчен  юкка гына май аен сайламаган икән. Ямьле иртәдә туган гаиләнең  нык һәм озын гомерле булырына ышанабыз, дип белдерделәр алар үз фикерләрен. 

Май ае, гадәттә өйләнешүчеләр арасында зур популярлык казанмый. Барлыгы язның соңгы аенда 72 пар рәсми рәвештә никахларын теркәде. Июнь аеның беренче атнасы исә, традицион рәвештә,никахлашучылар санының кискен артуы белән характерлана. Июнь аеның беренче алты көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 65  өйләнешергә теләкләрен белдерде.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International