Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева Түбән Камага эшлекле сәфәр кылды

2015 елның 31 мае, якшәмбе

Агымдагы елның 30 маенда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева булып китте. Ул идарә белгечләре, аларның эш урыннары белән танышты, архив фонды, аны саклау һәм тәртиптә тоту буенча үзенең киңәшләрен бирде. Очрашуның тагын бер истәлекле мизгеле – Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Разия Исламовага Рәхмәт хаты тапшыру булды. Разия Шаяхметовна ГХАТ органнарында инде 20 ел буе армый –талмый хезмәт куеп, хәзер лаеклы ялга китәргә җыена.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләренә алга  таба  да иҗади  уңышлар һәм һөнәри үсеш теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International