Балаларда, фәкать балаларда
Ышанычы туган илемнең,
Аңы, назы, нуры, ай, кояшы
Бар өмете дөнья, җиремнең.
Бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, депутатлыкка кандидат Сәгъдиев Баязит Радикович Кәче авыл җирлегенә балалар мәйданчыгы бүләк итте.
Балаларның шатлыклы “Ура” авазы астында Кәче авыл җирлеге башлыгы Закиров Т.Д. белән Сәгъдиев Б.Р. кызыл тасманы кисеп җибәрделәр. Бу мәйданчык хәзер әкият дөньясын хәтерләтә. Бәйрәмнән беркем дә – балалар да, әниләре дә, хәтта түрәләр дә тиз генә таралышырга теләмәде: могҗизадан әсәренгән балалар рәхәтләнеп уйнады, әниләр бер-берсе белән аралашты, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.