Мамадыш районының чираттагы “Гаилә клубы”

2015 елның 31 мае, якшәмбе

 2015 елның 30 нчы маенда июнь аенда гаилә корырга теләүче яшь парлар ГХАТ бүлегенә киллгәннәр. Биредә аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина каршы алдылар.

   ЗАГС базасында оешкан яшь гаилә клубының бу инде икенче тапкыр җыелуы. Иң беренче нәүбәттә, һәр пар белән танышып чыктылар. Алар ничек танышканнары, чәчәкле-конфетлы чорлары хакында бик тәмләп сөйләделәр. Һәрберсенең үз тарихы.

      Очрашуда  парлар гаилә темасына ачыктан-ачык сөйләшәләр, борчыган сорауларын урында белгечләргә юллыйлар. Мисалга, районыбызның торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы җитәкчесе Любовь Долгова, яшьләргә түбәле булу мөмкинлеге бирүче ТР торак программалары хакында бәян итте. Ә район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең алдынгы белгече Айрат Әскәров үз эшеңне башлаганда кулланырга мөмкин булган отышлы программалар белән таныштырды. Укымышлы психолог, 3 бала анасы, инде оныкларын сөеп үстерүче Нәсимә Зөфәровна гаилә тормышында тәҗрибәләре булмаганнарга, нәни Дәүләт- гаиләнең кыйммәтләре, гаилә уставы турында тәфсилләп сөйләде.

    Олыгаеп барганда, чәчләргә чал кергәндә генә түгел, инде бүген яшьләргә Гаилә дигән байлыкның кадерен аңларга, яисә аңлатырга кирәк. Бу юнәлештә, һичшиксез, ГХАТ бүлегенең яшь гаилә клубы ярдәм итәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International