Балалар шул кадәр тырышкан! Монда нинди генә кул эшләнмәсе юк: төрледән-төрле курчаклар һәм уенчыклар, чәч кыстыргычлар һәм җыйгычлар, агачтан, сәйләннән ясалган әйберләр... Балалар йөрәк җылысын кушып ясаган эшләнмәләрне шәһәр халкы рәхәтләнеп алды.
Мәйданда шулай ук балалар коллективлары катнашында җырлы-биюле бәйрәм концерты булды. Төрле ярышларда балалар шатланып катнаштылар. Бу ярышларда аларга әкият геройлары ярдәм итте, бергәләп уйнадылар, фотографияләргә төштеләр. Ярминкәдә сатудан кергән акчалар “Ялкын” ятим балалар йортына бирелә. Шәһәребез халкының мондый хәйрия чараларына уңай мөнәсәбәтен белдерүе, чын күңелдән катнашуына без бик шатбыз.