Россиядә сигенче ел рәттән 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлегә ул дәүләт бәйрәме статусын алмаса да, аның җәмгыятьтәге әһәмияте ел саен арта бара. Ул гаилә традицияләре белән бәйле рухи кыйммәтләрне барлау көне.
8 июль - Гаилә көнендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә туу турында таныклыклар, ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды.
Теләче ял паркында үткәрелгән әлеге бәйрәмнең иң куанычлы мизгеле Баландыш авылыннан 28 ел иңгә-иң куеп тормыш алып баручы Галимовлар гаиләсенә мәхәббәт һәм тугрылык медале тапшыру булды.
Азнакай районы Актүбә бистәсендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» паркта үтте. Шул көнне “алтын” һәм “бриллиант” Зиннуровлар, Аркадьевлар, Мортазиннар гаиләләрен тантаналы җиһазда олыладылар. Миназев Руслан, яңа туган Эмиль исемле малайның атасы, бистәнең башлыгы Галеева Роза кулларындан “Туу турында таныклык” һәм бәяле бүләкләр алды.
Бу танатаналы бәйрәм көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярлары һәм яшь әти-әниләр җыелды.”Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален алтын юбилярлар Рафаэль Риф улы белэн Татьяна Георгий кызы Гайсиннарга Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чурин Николай Петрович тапшырды.
8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Спас районы Болгар шәһәрнең үзәк мәйданында бәйрәм чаралары үткәрелде.