Бу танатаналы бәйрәм көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярлары һәм яшь әти-әниләр җыелды.”Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален алтын юбилярлар Рафаэль Риф улы белэн Татьяна Георгий кызы Гайсиннарга Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чурин Николай Петрович тапшырды.
Яшь әниләргә ана капиталы сертификаты, ундүрт яше тулган яшусмерләргә тантаналы рәвештә паспортлар hәм истәлекле бүләкләр бирелде.