Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

8 июль - Гаилә көнендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә туу турында таныклыклар, ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды.

Пенсия фонды идарәсе башлыгы ярдәмчесе А.А.Никоноров, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 6 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиуллинның котлавын укыды һәм барлык әти-әниләрне сабыйлары тууы белән котлады. “ Автоградбанк” өстәмә офисы җитәкчесе И.В.Гавчева ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды.

Россиянең ФМХИ территориаль пункты җитәкчесе В.Г.Зубова 14 яше тулган районыбызның яшь гражданнарына РФ нең төп документы паспортлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International