Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган Гаилә, мәхәббәт һәм тугылык көнендә тантаналы рәвештә Әлмәтнең 10 күпбалалы гаиләсенә шәһәр паркында ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу истә калырлык чара Пенсия фонды башлыгы Якупова Ф.А., «Ак Барс-мед» көньяк-көнчыгыш регионара үзәге саклау компаниясе башлыгы Шулепова А.И., Әлмәттәге Кама коммерция банкы филиалы башлыгы Шайдуллина А.Җ., Әлмәттәге «Автоградбанк» филиалы башлыгы Сиярбаева Л.С. катнашында үтте.

          Пенсия фонды башлыгы Якупова Ф.А. барысын да котлап 10 гаиләгә сертификатлар тапшырды һәм аларны куллану мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде. Шунысы куаныч, соңгы елларда Әлмәт районында балалар туу саны артуы моңа дәлил булып тора. Инде 11 мең гаилә ана капиталы сертификатлары алды. Ә бүген бу сертификат ияләренә спонсорлар шулай ук үзләренең бүләкләрен дә өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International