ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

9 июль көнне шушы бәйрәм кысаларында Чүпрәле районы үзәк хастахәсенең балалар тудыру бүлегендә 5 июль көнне дөньяга килгән кечкенә Ангелинаны тантаналы рәвештә өенә озатып калдылар. 

Бу киңәшмәдә  эшкә яңа билгеләнгән   авыл җирлеге башлыклары һәм сәркатипләре белән  танышу булды ,  гражданлык хәле актларын теркәү эшен яхшырту турында сөйләшенде.  Гаилә мәсьәләләренә кагылышлы уздырылган чаралар турындагы мәгълүматларны  Менделеевск  муниципаль сайтында гына  яктыртып калмыйча, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының  ГХАТ идарәсе сайтында да   җибәрергә кирәклеге ассызыкланды. 

8 июль көне “Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык”көне итеп билгеләп үтелә. 
8 июль “Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык” көнендә Лаеш муниципаль районы Пенсия фонды идарәсе белән берлектә ЗАГС бүлеге Тазиевлар, Кукариннар һәм Кузнецовлар гаиләләрен тәбрикләде. 
Әлмәт муниципаль районы Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогы яшәүчесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы Сәет Сагитов 8 июлендә – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тормыш иптәше Ракия апа белән үзләренең туган көннәрен билгеләп үттеләр.

8 июль көнне Ютазы районында 67 ел бергә яшәүче сугыш ветераннары Бибиасма Шайхедада кызы һәм Вәлиәхмәт Шайхелислам улы Шайхелисламовлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугырылык өчен” медале тапшырылды. Бу матур гаиләне район Башлыгы урынбасары З.А. Рашитова һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлады.

8 июль - гаилә, тугырылык һәм мәхәббәт көнендә Ютазы районында 4 яшь анага сертификатлар тапшырылды. Бу чарада ГХАТ бүлеге эшчеләре һәм район пенсия бүлеге хезмәткәрләре  катнашты. Яшь семьяларга сетификатлар белән бергә бүләкләр дә бирелде.

      2015 нче елның 9 нчы июлендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

8 июль- гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көнендә Урыссу бистәсендә яңа матур гаилә барлыкка килде. Наталья һәм  Равиль Хикматовлар үзләренең  мәхәббәт хисләрен бу көнне ГХАТ бүлегендә теркәделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International