Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

      2015 нче елның 9 нчы июлендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

      Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсе башлыгы урынбасары – М.В. Скирда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – А.Р. Шавалеева, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.

      Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

-      үтәлеш дисципланасы;

-       гражданлык хәле актларын теркәү турында статистика хисапларын формалаштыру;

-       2015 нче елның июнь ае буенча статистик күрсәткечләр (2014 нче елның июне белән чагыштыру);

-       2015 нче елның июнь аена гражданлык хәле актларын теркәү буенча контроль-күзәтү эшчәнлеге;

-       гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын кәгазь һәм электрон формада тәңгәл китерүне тәэмин итү;

-       Татарстан Республикасы АИС ЗАГС системасы чаралары белән автоматлаштырылган контроль;

-       2 экземпляр акт язмасын тикшерү;

-       Күпфункцияле үзәк базаларында, сәламәтлек саклау оешмаларында һәм электрон рәвештә ГХАТ дәүләт хезмәтен тәкъдим итү формалары;

-       ГХАТ электрон хезмәтләрен тәкъдим итү, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында шәхси кабинетлар белән эш;

-       Үлү таныклыкларын вакытында теркәү;

-       ГХАТ органнары официаль сайтында яңалыклар чыгару;

-       Бөтенроссия бәйрәме - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чараларны үткәрү;

-       һәм башка сораулар.

Шулай ук киңәшмәдә М. В. Скирда 2015 елның 1 яртыеллыгында ТР ГХАТ органнарының БДБ дәүләт-әгъзалары һәм Балтыйк буе илләреннән гражданлык хәле актларын теркәү буенча документларны сорап алу һәм алар белән алмашыну эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International