Матур бәйрәмне Лениногорск халкы Скейт-паркында билгеләп үтте

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

8 июль көне “Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык”көне итеп билгеләп үтелә. Бәйрәмнең үз максаты бар – ул гаиләдә мәхәббәт, бер-береңне хөрмәт итү, бер-береңнең кадерен белүне алга кую.

Бу матур бәйрәмне Лениногорск халкы Скейт-паркында билгеләп үтте, бәйрәмдә шәһәр һәм районның талантлы гаиләләре катнашты. Бәйрәм барышында тантаналы рәвештә  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип исемләнгән медаль тапшырылда.  Бу медаль гаилә коруларына 25 һәм аннан күбрәк ел торган, гаилә нигезенең ныклыгы белән ватандашлары арасында дан казанган, уртак хезмәт белән иминлеккә ирешкән һәм балаларын лаеклы җәмгыять әгъзалары итеп тәрбияләгән гаиләләргә бүләкләнә. Ә инде 2015 елны бу медаль Хәдит абый Зиннәт улы һәм Минибяну апа Имаметдин кызы Габидуллиннар гаиләсе бүләкләнде. Инде менә 53 ел бергә гомер кичерәләр. Бу гаилә Лениногорск районы Тимәш авылының матур гаиләләреннән берсе. Аларның уңганлыклары, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләре, бала тәрбияләү алымнары һәркемгә үрнәк булып торырлык. Хәдит абый Татарстанда беренче нефтҗ ачучыларның берсе булып тора. Миннибану ханым 40 ел стаҗы булган укытучы. Алар өч ир бала үстергәннәр, инде җиде оныгы шатландырып үсеп киләләр. Медальне Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Васильевич Друк һәм ГХАТ бүлеге мөдире Елена Яковлевна Миннигалямова тапшырды. Алар бу матур гаиләгә чын күңелдән исән-имин яшәүләрен һәм тигез тормыш теләделәр. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясенең коллективы да катнашты, алар бу гаиләгә бәйрәмнең символы булган “Ромашка” чәчәге формасында торт бүләк иттеләр.

Бәйрәм программасын “Шифа” сату челтәре инициативасы белән “Җырчы гаилә” конкурсы дәвам итте. Бу конкурста берничә гаилә катнашты. Шулар арасында ике гаилә бу елны “Көмеш туйларын” билгеләп үтәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International