8 июль “Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык” көнендә Лаеш муниципаль районы Пенсия фонды идарәсе белән берлектә ЗАГС бүлеге Тазиевлар, Кукариннар һәм Кузнецовлар гаиләләрен тәбрикләде. Бу гаиләләрнең барысында да икенче бала булып, кыз балалар туган: Ралина, Вероника, Радмира. Бу гаиләләрне шушы бәйрәм белән тәбрикләп район башлыгы ярдәмчесе И.Н. Тимиршина ана капиталы сертификаты һәм йомшак уенчыклар тапшырды.