Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә юбилярларны котлау

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогы яшәүчесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы Сәет Сагитов 8 июлендә – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тормыш иптәше Ракия апа белән үзләренең туган көннәрен билгеләп үттеләр. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты Айрат Хәйруллин исеменнән урынбасары Алейсей Грушин Ветераннарны ихлас котлап аларга чәчәкләр  һәм бүләкләр тапшырды. Котлауларга һәм матур теләкләргә социаль идарәсе башлыгы Гиматдинова К.А., Түбән Мактама авыл җирлеге җитәкчесе Владимир Михайлов, ООО “Татнефть УРС” җитәкчесе вәкиле, Түбән Мактама Ветераннар Советы башлыгы Фәйрүзә Гибатова да кушылды.

Сәет Сабитов Сарман районы Иске Әлмәт авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлап, колхозда эшли башлый. 1944 елда ул Украина фронтларында катнаша. Молдовия чиген саклаганга күрә ул 1950 елда гына Әлмәт якларына кайта. Сәет абый озак еллар дәвамында “Татнефть-УРС” җәмгыятендә машина йөртүче былып эшли.. Аның төрле юбилей медальләре, 2 нче дәрәҗәдәге Ватан Сугышы Ордены бар. Ракия апа гомерен балаларга белем бирүгә багышлый, мәктәптә татар теле укытучысы булып эшли. Лар пар канатлар булып 62 ел бергә яшәп 2 бала үстергәннәр, бүгенге көндә аларны 5 оныклары һәм 2 оныкчыгы шатландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International