Бу киңәшмәдә эшкә яңа билгеләнгән авыл җирлеге башлыклары һәм сәркатипләре белән танышу булды , гражданлык хәле актларын теркәү эшен яхшырту турында сөйләшенде. Гаилә мәсьәләләренә кагылышлы уздырылган чаралар турындагы мәгълүматларны Менделеевск муниципаль сайтында гына яктыртып калмыйча, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе сайтында да җибәрергә кирәклеге ассызыкланды.