8 июль көнне Ютазы районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында зур бәйрәм булып үтте. Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көненә юбиляр гаиләләр- гаилә стажы: 55 ел, 30 ел, 20 ел, 1 ай булган һәм буген генә өйләнешкән пар, аларның туганнары, дуслары чакырылды.
Һәркемгә таныш бу гаиләне Алабугада күпләр белә. Гаилә башлыгы Василий Васильевич- сугыш ветераны, хатыны Лидия Семёновна-тыл ветераны. 3 бала тәрбияләгәннәр. Алар һәркемгә үрнәк, бүген дә бик матур итеп яшәп яталар.
2015 елның 8 июлендә Әлмәтнең шәһәр паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үтте. Аны районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин ачып җибәрде. Ул барысын да башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хайруллин исеменнән әле күптән генә үткәрелә торган бу матур һәм мөһим бәйрәм белән котлады.