Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2015 елның 10 июле, җомга

Һәр ел саен 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәм ителә. Һәркем гаилә өчен яши һәм гаилә татулыгын барлык байлыклардан да кыйммәтрәк күрә. Мәхәббәт безнең йөрәкләрне, җаннарны җылытып торса, тугрылык безгә яшәргә көч бирә, бары тик яхшы буласына ышаныч өсти. Ике йөрәкне мәхәббәт белән тугрылык чарнап алса  гаилә хасил була.

       Әлеге күркәм бәйрәм алдыннан  8 пар язмышларын бер-берсе белән бәйләде. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре никахларны аеруча  үзенә бер тантана белән теркәделәр. Барлык кунаклар һәм яңа өйләнешүчеләргә әлеге бәйрәмнең символы ромашка бүләк ителде. Яшь парларга  язылушу турындагы таныклыклар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы - ромашка чәчәкләре белән бизәлгән махсус папкаларда тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International