Түбән Кама районы Кама Аланы поселогында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыру тантанас булып узды

2015 елның 10 июле, җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне уңаеннан  Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы  поселогында Орел Алексей  Степанович белән Татьяна Александровнага  “Мәхәббәт һәм тугрылык  өчен ” медале  тапшырылды. 2008 нче  елдан башлап үрнәк  гаиләләргә тапшырыла  торган әлеге медаль Кама Аланында  яшәүчеләргә быел беренче  тапкыр гына  тапшырылды.  Нәкъ бер ай элек энҗе юбилейларын билгеләп үткән Орел гаиләсен Кама Аланында  белмәгән кеше юктыр. Алар үзләренең мәхәббәтләре,  бер-берсенә булган тугрылыклары, мәрхәмәт һәм ихтирамы  белән күп кенә кешенең ихтирамын яулады.  “Мәхәббәт һәм тугрылык  өчен”  медален Орелларга Кама Аланы  башлыгының урынбасары  Татьяна Краснова тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International