Яшел Үзән шәһәрендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык”

2015 елның 10 июле, җомга

8 нче июль көнне Яшел Үзәндә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм яшь талантлы артистлар катнашында, музыка мәктәбе янындагы яңа скверда үтте. Бу көнне шәһәрнең иң танылган гаилә парларын котладылар.Алар – Әхәт Шайхи улы һәм Рәисә Зиннат кызы Садриевлар, Илшат Мазит улы һәм Люция Мансур кызы Идрисовлар, Валиулла Хафиз улы һәм Майсра Барый кызы Хафизовлар гаиләләрендә 50 елдан артык гаилә стажлары. Тантаналы рәвештә аларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар. Глава урынбасары Фоат Шамсиев Садриевлар гаиләсенә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International