2015 елның 8 июлендә Әлмәтнең шәһәр паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үтте. Аны районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин ачып җибәрде. Ул барысын да башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хайруллин исеменнән әле күптән генә үткәрелә торган бу матур һәм мөһим бәйрәм белән котлады.
Алексей Грушин Татарстан Республикасында «Яшь гаиләләрне тула й-торак белән таэмин итү” программасы буенча 8 меңгә якын яшь гаиләнең яшәү урыннарын яхшыртулары һәм 22,5 мең күпбалалы гаиләләрнең җир алулары турында әйтеп үтте. Аннары Алексей Грушин Закиевлар Әдип Кәрип улы һәм Фавзия Хәсән кызына 65 ел бергә яшәүләренә, Галиевлар Агиз Мөхәрәм улы белән Зөлфия Шарифулла кызына 45 ел бергә яшәү хөрмәтенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре тапшырды.
Христиан һәм мөселман конфессия вәкилләре Иерей Михаил һәм Исмәгыйль Хәзрәт Биккимин бу бәйрәмнең Муромда яшәгән Петр һәм Февроньяның мхәхәббәт тарихларына багышланганын һәм бүгенге көндә ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәсбәтләре турында сөйләделәр.
Шулай ук бәйрәмдә районда 25 елдан артык бергә яшәүче 8 гаилә чакырылды. Алар арасыннан быел 4 гаилә алтын туйларын, 3 гаилә көмеш туйларын һәм 1 гаилә 40 еллык туйларын билгеләп үтте. Барлык юбилярлярны ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Амирова кайнар котлап юбилей медальләрен, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Күптән түгел генә яңа өйләнешкән Гараевлар Ильшат һәм Гүзәлияне аеруча да каршы алдылар. Яшь гаилә тантаналы рәвештә “Гаилә талисманы” акциясе кысаларында балалар хосписы пациентларына бүләк тапшырды.
Көне буена мәхәббәт һәм тугрылык турында яңгыраган җырлар бәйрәмгә ямь өстәде.