Ютазы районында “ Мәхәббәт һәм тугырылык өчен” медале тапшырылды

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

8 июль көнне Ютазы районында 67 ел бергә яшәүче сугыш ветераннары Бибиасма Шайхедада кызы һәм Вәлиәхмәт Шайхелислам улы Шайхелисламовлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугырылык өчен” медале тапшырылды. Бу матур гаиләне район Башлыгы урынбасары З.А. Рашитова һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International