9 июль көнне шушы бәйрәм кысаларында Чүпрәле районы үзәк хастахәсенең балалар тудыру бүлегендә 5 июль көнне дөньяга килгән кечкенә Ангелинаны тантаналы рәвештә өенә озатып калдылар. Аның әти-әнисенә, ике абыйсына матур теләкләр теләп, әнисенә бәйрәм символы булган чәчәк букеты, ә Ангелинага бүләк тапшырылды.