Бәйрәмнең икенче өлеше яшь гаиләләргә багышланды. Әле бергәләп тормыш итүнең бәхетенә төшенеп кенә килүче яшь парлар бу көнне гаиләдә олы шатлык булып туган икенче, яисә аннан соңгы балалары өчен Ана Капиталы сертификатлары алдылар. Андый гаиләләрнең саны тантанада унлап иде. Араларында өченче бала алып кайтучылары да бар. Ә менә Чуваш Шәйморзасы авылыннан Надежда Еремеева бишенче сабые-кызчыгы Заринәсе белән килгән иде.
Пенсия фондының Чүпрәледәге бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов Ана капиталы сертификатының кыйммәте турында сөйләп, әлеге гаиләләрне бала туу шатлыгы белән котлады, исәнлек, гаилә бәхете теләде.
Бәйрәмдә катнашучыларны мәдәният хезмәткәрләре искиткеч матур концерт номерлары белән сәламләде.
Гаиләнең ныклы нигезе андагы хөрмәт итүдән салына башлый. Җәмгыятебезнең иң әһәмиятле нигезен тәшкил итүче гаиләләрнең нык, төзек һәм тотрыклы булуын теләп калыйк!