Гаилә кыйммәтләрен саклауга булышлык итү үзәге исә бу көнне Мәлки авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә “Бергә булыйк, бердәм яшик “ дип аталган чара үткәрде. Бу чарада сигез авыл җирлегеннән 10 гаилә катнашып, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләп, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар., ир егетләр яраткан тормыш иптәшләренә бу көннең символы булгар кыр чәчәләрен- ромашкалар бүләк иттеләр.