Россиядә сигенче ел рәттән 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлегә ул дәүләт бәйрәме статусын алмаса да, аның җәмгыятьтәге әһәмияте ел саен арта бара. Ул гаилә традицияләре белән бәйле рухи кыйммәтләрне барлау көне.
Чүпрәле ЗАГС бүлегендә әлеге бәйрәм уңаеннан районда гомер итүче үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды.
Алешкин-Саплык авылында гомер кичерүче Зинаида һәм Иван Журавлевлар районда һәркемгә таныш гаиләләрнең берсе. Озак еллар “Дружба” колхозын җитәкләгән Иван Андреевич гомеренең бар өлешен авыл хуҗалыгы бәелән бәйләгән шәхес. Зинаида Михайловна исә мәктәптә, колхозда эшләгән, лаеклы ялга Алешкин-Саплык авыл җирлегендә секретарь булып эшләп чыккан. Бер-берсен аңлашуга корылган тату нигезле гаиләдә алар дүрт балага гомер биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. “Озак еллар бергә яшәвебезнең сере дә, гаиләдәге мәхәббәт, аңлаучанлык”,дип белдерәләр алар.
Мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булган бу мөхтәрәм парга район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды.
-Районда үрнәк гаиләләр бик күп. Гаилә кыйммәтләрен саклап, оныкларына да җиткерерлек матур гамәлләре, хезмәттә узган гомерләре белән дә алар хөрмәткә лаек,-диде Шәүкәт Алиуллов һәм гаиләләргә исәнлек, тигез гомер, бәхетле картлык теләде.
-Гомер аккан су кебек, тормыш елгасы да салмак кына ага да ага. Шулкадәр яшәгән кебек тә түгел, гомер сизелми узды да китте, - диләр 60 ел бергә яшәгән Никифоровлар. Чуваш Шәйморзасы авылында гомер кичерүче әлеге гаилә дә бер тормыш сукмагыннан 1955 елдан бирле һәркемгә үрнәк итеп атлыйлар. Биш бала үстереп, илгә лаеклы шәхесләр тәрбияләгәннәр. Ике уллары Әфганистан җирләрендә хезмәт иткән, бүгенге көндә дә җитәкче урыннарда эшлиләр. Юлия һәм Александр Никифоровлар бүген уллары белән төп нигездә яши, гаилә учагын тулыландырып, бәйрәм көннәрендә балалар, 10 онык, биш оныкчык кайталар.