Кукмара районы Өлге авылында яшәүче Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Кукмара районында зур бәйрәм үтеп китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин Хатирә апа белән Мөбарәкҗан абыйга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале, Мактау грамотасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук район ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Латыйпова, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар да өлкәннәргә үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.

    Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховларның тормыш коруларына быел 61 ел тула. Тормышның бар авырлыкларын үз җилкәләрендә тотырга туры килә аларга. Мөбарәкҗан абый сугыштан соң Донбасс якларында эшли, күп еллар МТСта, һәм “Сельхозтехника”да хезмәт куя. Хатирә апа исә 33 ел Кукмараның вокзал почтасында эшли. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Асия ханым гаиләсе белән Өлге авылында яши, Әлфия апа исә Казан шәһәрендә гомер кичерә. Өч оныклары, өч оныкчыклары бар.

“Тигез, матур гомер кичерүнең сере - бер-береңне аңлап, санлап, хөрмәт итеп яшәүдә", - диләр алар. Алга таба да сау-сәламәт булып, тигезлектә яшәргә язсын сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International