Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүнең үзенчәлекле өлеше - 25 һәм аннан күбрәк ел торган, гаилә нигезенең ныклылыгы белән ватандашлары арасында дан казанган, уртак хезмәт белән иминлеккә ирешкән һәм балаларын лаеклы җәмгыять әгъзалары итеп тәрбияләгән гаиләләрне “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләү.
”Мәхәббәт һәм тугрылык” медален Гайнуллиннар гаиләсенә Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыфаларын башкаручы Хабибуллин Р.Х. тапшырды. ГХАТ бүлеге исеменнән Мустафина А.Г. барлык бэйрәмдә катнашучыларны Гаилә көне белән тәбрикләде Һәм юбилярлага бүләкләр тапшырды.
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Икенче төрле аны гаиләдә тугрылык, бердәмлек, бәхет идеаллары булып саналган изге Петр һәм Феврония Муромскийлар көне дип тә атыйлар.
Кызганычка каршы барлык гаиләләр дә истәлекле көнгә хәтле барып җитә алмый, ә менә Фадеевлар 60 ел бергә яшәп 21 июнь көнне Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Тормыш юллары бик җиңел булмаса да, алар авырлыкларны, кайгы-шатлыкларны уртаклашып бергә булалар. Бүген дә алар авырлыкларга бирешмичә, хисләрен сүндермичә, балалар үстереп, аларга үрнәк булып яшиләр. Юбилярларга медаль, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең “гаеплеләре” – шәһәрдә яшәүче Кәмәрия һәм Гарифҗан Хисамовлар бүген 62 ел бергә гомер итү уңаеннан бик күп тәбрикләүләр кабул иттеләр. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов та катнашты. Ул да шәхсән үзе белгән әлеге гаиләгә изге теләкләрен җиткерде, “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды.
Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.