2015 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган гаиләләр катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде. Зәй шәһәре җитәкчесе урынбасары Марсель Хузин котлау сүзләрен барлык гаиләләргә әйтеп үтте һәм Рябовлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. Бәйрәмдә мәдәният хезмәкәрләре тарафыннан матур җырлар яңгырады.